Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итәчәк

2018 елның 19 июне, сишәмбе

  Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
 Кабул итү 26 июньдә район Советының утырышлар залында узачак. Адресы: Совет мәйданы, 1 нче йорт. Кабул итүне Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина үткәрә. Сүз бала хокукларын яклау турында барачак.
Алдан  8(84341) 2-42-55,  8(84341) 2-30-64 телефоннары буенча язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International