ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бәйге игълан итә

2018 елның 19 июне, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесен игълан итә

 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесен уздыру турында» 2018 елның 26 апрелендәге 214 нче санлы боерыгын үтәү йөзеннән "Яшьләр, инновация һәм профилактик программалар республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе 2018нче елның 7 маеннан 26 июненә кадәр  бәйге материалларын кабул итә. 

Бәйгедә катнашырга яшьләр эшләре буенча  муниципаль органнарның, яшьләр өчен республика һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. 

Материаллар кәгазьдә бастырылып түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420095, Казан ш.,  Коләхмәтов ур., 21, электрон рәвештә e-mail: 5124921@mail.ru

Конкурс турында Нигезләмә белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының (http://mdms.tatarstan.ru/) һәм "Яшьләр, инновация һәм профилактик программалар республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең (https://www.rcmipp.ru) рәсми сайтларында, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә (http://vk.com/club94862014) танышырга мөмкин.

Секачева Ирина Владимировна, кадрлар резервын әзерләү бүлегенең өлкән методисты, тел. (843) 512-49-21.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International