ТР дәүләт хезмәтләре порталында “Подписка” сервисы бар. Биредә өйдән чыкмыйча гына теләсә нинди вакытлы басмага язылырга мөмкин

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

 

ТР дәүләт хезмәтләре порталында федераль, республика һәм район басмаларына язылу абунәсен рәсмиләштерергә һәм акча түләргә мөмкин.

Рәсмиләштерү процедурасы гади һәм уңайлы. Инструкцияне адымлап үтәп, файдаланучы мәгълүматларны (басманың исеме, китерү адресы, срогы һ.б.лар) тутыра һәм банк картасы белән язылган өчен акча түли. Мәгълүматларны эшкәртү раслау сыйфатында мөштәри хәбәр итү кәгазе ала, өзеклек булган очракта кулланучы белән элемтәгә портал белгечләре чыга.
Сервисның төп өстенлеге  шунда, аз гына тырышлык куеп, көннең теләсә кайсы вакытында һәм өйдән чыкмыйча гына теләсә нинди вакытлы басмага язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: "Заря" һәм "Таң" газеталарының язылу индексы – 16146.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International