1 нче взвод
Без, Алексеевск аграр колледжы студентлары, хәрби-кыр җыеннары үткәргәне өчен Альберт Сөләйман улына рәхмәт әйтәбез һәм аңа аерым рәхмәтебез саф әзерлеге, Биләрдә чик сакчыларына һәйкәл ачу буенча чарага алып килгәне өчен.
Командирыбызга “Россия чик буе гаскәрләренә – 100 ел” истәлек билгесе тапшырылган өчен без бик шатбыз. Ул безне көчле, җаваплы булырга өйрәтте, махсус әзерлек күрсәтте, ул безгә бик ошады. Без каравылда торганда барыбыз да дулкынландык. Безне иртәнге зарядкага һәм кичен йөреп керергә мәҗбүр иттеләр, без анда бармыйча да кала ала идек, ләкин бу безнең файдага булды. Безгә спорт чаралары: футбол, волейбол нык ошады. Без беренче урыннарны алырга тырыштык. Командирыбыз безгә бар нәрсәдә ярдәм итте. Шушы биш көн эчендә без хәрби әзерлеккә өйрәндек һәм хәрби уставны өйрәндек. Безгә хезмәт итү тәртибе, гомумән, барысы да ошады. Без бирегә тагын килеп, барысын да яңадан кабатларга теләр идек. Биредә үткәргән көннәребез өчен бөтен кешегә рәхмәт. Монда күп нәрсәгә өйрәндек, бу белем киләчәктә кирәк булып чыгачак. Әле без тагын тәмле итеп ашлар пешергән аш пешерүчеләргә дә зур рәхмәт әйтер идек. Без һәрчак тук булдык һәм ризык та бик тәмле булды. Барысына да зур рәхмәт.
2 нче взвод
Шәмә авылында 27-31 майда хәрби-кыр җыеннары булып узды.
Бу вакыт эчендә без окоплар казырга, сафта йөрергә, каравыл һәм дневальный хезмәтне алып барырга, футбол уйнарга өйрәндек. 2 нче взвод җитәкчелеккә менә дигән итеп оештырган һәм үткәргән вакыт өчен рәхмәт әйтә.
Кечкенә генә тискәре якны да билгеләп үтәсе килә: физик күнегүләрдән соң рәхәтләнеп юыныр урын юк, кәрәзле элемтә начар тота.
Без 2 нче взвод командиры Айрат Таһир улына взвод тормышында актив катнашканы өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, нәкъ менә ул безнең бөтен җиңүләребез һәм җиңелүләребез белән уртаклашты.
3 нче взвод
Без, 3 нче взвод яшьармиячеләре, взвод командиры Гайнетдинов Радик командалыгында Шәмә авылында хәрби-кыр җыеннарын 27-31 майда үткәрдек.
Җыенннар вакытында ут әзерлеге, саф әзерлеге үттек, шулай ук спорт, пневматик винтовкадан ату, тактик әзерлек (кырга чыгып, окоплар казыдык) үттек, АК-74 не сүтеп җыйдык, хәрби уставны өйрәндек, кыен хәлләрдә чыдамлы булырга һәм фикер йөртергә өйрәндек, сугышчан рухны чыныктырдык, командада эшләдек, часовойлар булып постта тордык, су киртәсен җиңеп, каршылыклар полосасын уздык, яхшы атарга өйрәндек, үз тәнебезнең физик сәләтен тикшердек. Туклану югары дәрәҗәдә булды (Шәмә мәктәбе аш пешерүчеләренә рәхмәт). Командир безгә хөрмәт белән карады, безне хәрби тормышта очраячак авырлыкларны җиңәргә өйрәтте.
Җыен командирларына рәхмәтебез чиксез.
Хөрмәт белән, 3 нче взвод яшьармиячеләре