Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кабул итәчәк

2018 елның 18 июне, дүшәмбе
 

26 июньдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча кабул итәчәк. Кабул итү район Советының утырышлар залында узачак. Адресы: Совет мәйданы, 1 нче йорт. Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петровичка – 8(84341) 2-42-55, Алексеевск районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Горелова Елена Петровнага 8(84341) 2-30-64 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International