Алексеевск Сабантуе гөр килә

2018 елның 17 июне, якшәмбе

 Кама яры буенда Сабантуй гөр килә. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын, авыл эшчәннәрен сәламлиләр. Чәчү йомгаклары буенча аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сабан бәйрәме ачылу тантанасында аерым игътибар ветераннарга, яшьләргә һәм яңа өйләнешүчеләргә бирелде. Татар эстрадасы йолдызлары башкаруында күңелле, бәйрәм җырлары яңгырый. Аяклар үзләреннән-үзләре биеп китәрләр төсле. Мәйданда берьюлы берничә мәйданчык: волейбол уйнау өчен спорт, халык һөнәрләре мәйданчыклары, зур һәм кечкенә сәхнәләр, бәйрәм тәм-томнарыннан сыгылып торучы сәүдә рәтләре, күп санлы батутлар, карусельләр, таганнар һәм аттракционнар оештырылган. Алда капчык киеп бала-чага йөгерә, ә бераз алдарак  мендәрләр белән сугышалар, тегендәрәк  таяк белән чүлмәк ваталар һәм кашыкка йомырка куеп йөгерәләр, ат чабышларына куәт биреп, хис-тойгыларын тыя алмыйча, бөтен мәйданны җыеп кычкыралар. Әлбәттә, Сабантуйны колгага әтәч алырга менүдән башка күз алдына да китереп булмый: иң кыюлар һәм җитезләр колганың очына кадәр үк менеп, бичара әтәчне кәрзиненнән алалар һәм үзләре белән алып төшәләр. Батырлар мәйданда көч алыша. Әлеге халык бәйрәме беркемне дә битараф калдырмый! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International