Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән һәм ихлас котлауларымны кабул итегез.
Дөньяда кеше сәламәтлегеннән һәм гомереннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Бу – безнең төп байлыгыбыз һәм бәхетебез. Һәр кеше озак һәм актив яшәргә тели. Шуңа күрә кешеләр сезгә, ак халатлы кешеләргә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп, авыруларын дәваларга омтылалар, аларны булдырмаска тырышалар. Сезнең эшегез аеруча җаваплылык таләп итә һәм аерым хөрмәткә лаек. Сез кешеләргә сәламәтлекләрен генә түгел, ә көчләрен дә, үз-үзләренә ышанычларын да кире кайтарырга булышасыз.
Бүген сәламәтлек саклау системасында күп нәрсә үзгәрә – дәвалау учреждениеләребезнең базасы яхшыра, табибларга һәм шәфкать туташларына һөнәри яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу медицина хезмәткәрләрен тагын да зуррак нәтиҗәлелек белән эшләргә мәҗбүр итә. Иң зур рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек саклау ветераннарына мөрәҗәгать итәм, яңа буыннар аларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсен хөрмәтлиләр һәм дәвам иттерәләр.
Иминлек һәм озын гомер сезгә!
Гаиләләрегезгә, туганарыгызга һәм якыннарыгызга тынычлык һәм яхшылык, бәхет, бәйрәм кәефе, районыбыз кешеләре хакына уңышлы эшләвегезне һәм, әлбәттә, сәламәтлек телим.