Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов алексеевскилыларны бәйрәм белән котлый

2018 елның 17 июне, якшәмбе


– Сезне милли бәйрәм – Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Сабантуй – милли рухны гәүдәләндерү һәм талантларны ачу өчен менә дигән мөмкинлек, ачык мәйданы тирәли барлык яшьтәге, милләттәге һәм диндәге кешеләрне берләштерүче, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга, төрле мәдәниятләрне якынайтуга һәм баетуга булышучы бәйрәм. Сабантуй традицияләре буыннан-буынга тапшырыла, игелеклелек һәм яшәү шатлыгы алып килә.

Алексеевск җире һәм аның кешеләре милли гореф-гадәтләргә тугрылыклы булулары, хезмәт сөючәнлекләре һәм осталыклары, профессионализмнары һәм мәдәнияттәге уңышлары, спорттагы казанышлары, гаять тә кунакчыл булулары белән аерылып торалар.
 Бәйрәм алдыннан авыл хезмәтчәннәренә, производство алдынгыларына һәм туган бистәбез хакына намус белән эшләүче бөтен кешегә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
 Сабантуй, элеккеге кебек үк, бердәмлегебезнең, иң яхшы ышанычыбызның символы булсын, һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек алып килсен. Барлык алексеевскилыларга һәм район

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International