9 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» приютында “Социаль хезмәткәр көне” исемле тантаналы чара булып узды.
Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек – икенче кешегә карата кызганулы, мәрхәмәтле, кайгыртучан караш күрсәтү – социаль хезмәткәр һөнәре нигезендә менә шулар ята. Ә чын шәфкатьлелек – нәрсә дә булса өмет итмичә, башка кешеләргә файда китерергә тырышу ул. “Кайгырту” приютының ямьле залына нәкъ менә шундый кешеләр килгән иде.
Приют директоры Марина Солдатовадан һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзинадан хезмәткәрләр исеменә котлау сүзләре яңгырады.
Хезмәткәрләрне халыкны социаль яклау системасында нәтиҗәле эшләүләре һәм эшләренә җаваплы караганнары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы булды.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң тәрбияләнүчеләр җырлар җырлап, кызыклы тамаша, педагогларның эш мизгелләре сюжетларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәниләр шигырьләр укыдылар, зуррак тәрбияләнүчеләр биюләр һәм такмаклар белән сөендерделәр.