Якшәмбе көнне, 17 июльдә, район үзәге мәйданында сабан бәйрәме – Сабантуй
булачак.
Бәйрәм сәгать 10 да башланачак. Мәйданга чәчү батырлары, авыл хуҗалыгы
предприятиеләре алдынгылары, мәктәпне тәмамлаучылар, яшь һәм “алтын” парлар
чыгачак. Бәйрәм программасында – спорт ярышлары, традицион күңелле конкурслар,
Казан шәһәреннән килгән артистлар концерты. Сәүдә рәтләре эшләячәк. Ат чабышлары
сәгать 11 дә башланачак. Иң кечкенәләр өчен «Балалар шәһәрчеге» аттракционнары
җәелдереләчәк.
Теләге булган бөтен кеше конкурслар, уеннар һәм ярышларда катнаша алачак, болар -
милли көрәш; багана башына әтәч алырга менү; гер күтәрү; кашык белән авызга йомырка
кабып йөгерү; канат тарту; капчык киеп йөгерү; армрестлинг; чүлмәк вату; волейбол; пляж
волейболы; призлар кисеп алу; капчыклар белән сугышу; көянтә белән йөгерү; авыш
колгада йөрү; «катыктан акча табып ал» конкурсы; таяклар тартышу, стритболл; утын кисү;
супергородки уеннары; футбол; бадминтон.
Бирегә үз автомобилегездә генә түгел, ә җәмәгать транспортында да килергә мөмкин
булачак. Бәйрәм көнендә автобус рейслары оештырылачак, аның маршруты мондый:
Мамонов урамы – Сельхозтехника – «Кама» кинотеатры – «Факел» кибете – Пенсия фонды
идарәсе – Совет урамы – 2 нче Алексеевск урта мәктәбе – «Красный восток» клубы – мәйдан.
Район авылларында Сабантуй бер көнгә иртәрәк, 16 июньдә үткәреләчәк.
Үзгәрешләр булырга мөмкин, шуңа күрә аларны безнең alekseyevsk.ru һәм район
сайтларыннан күзәтеп барыгыз.