22 июньдә алексеевскилылар Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк Ватаныбызны саклау сагына баскан сугышчыларны искә алачаклар. Иртәнге 10 да Мәңгелек ут янында митинг булачак һәм биредә тантаналы төстә чәчәкләр куелачак. Ә кичке 9 да “Хәтер шәме” акциясе узачак.