8 июньдә В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда булып узган әдәби кичә-очрашу җирле шагыйрьләрне, туган якны өйрәнүчеләрне, ветеран укытучыларны, мәгариф бүлеге белгечләрен җыйды. Җыелучыларга музей директоры Ольга Кладова сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Шуннан соң Россиядә гражданнар сугышы башлануның 100 еллыгына һәм анда катнашкан алексеевскилы якташларыбызга багышланган «Путь в огне и тревоге Гражданской войны» исемле җыентык-брошюра тәкъдир ителде. Музейның тикшеренү һәм мәдәни-белем бирү эше бүлеге мөдире Владислав Осянин җыентыкны төзегәндә бу эшне башкарырга ничек җөрьәт итүләре, проектның ничек гамәлгә ашырылуы, нинди мәгълүмат ресурслары һәм материаллары, чыганаклар һәм акчалар файдаланылуы турында җентекләп сөйләде.
Кичә программасы “Иҗатның исәбе-хисабы юк” «Творчество без границ» – картиналар, рәсемнәр, чиккән әйберләр, Феоктистовлар гаиләсе – Евгения һәм аның улы Александрның эшләре күргәзмәсен тәкъдир итү белән дәвам итте. Күпчелек эшләрнең авторы Евгения Николаевна үзенә бер төрле иҗатын тәкъдим итте, ул чын-чынлап тамашачыларда соклану тудырды һәм яхшы яктан бәяләнде. Шул ук күргәзмә залында кунаклар гражданнар сугышына багышланган күргәзмәне дә күрделәр.
Шуның артыннан чәй эчү вакыты да җитте, чәй эчкәндә очрашуда катнашучылар күргән һәм ишеткән фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар узган вакыйгалар турындагы хатирәне саклауда, тарих дәресләрендә һәм дәрестән тыш эштә әзер материалларны файдалану мөмкинлеге һәм зарурлыгы турында басылып чыккан брошюраның мөһимлеген югары бәяләделәр. Әдәби өлеш быел 190 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның Казан ягы һәм кече ватаныбыз белән элемтәләре турында Владислав Осяниннан кыскача тарихи экскурс белән дәвам итте. Аннары шагыйрьләр ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт темасына үз шигырьләрен укыдылар. Шигырьләр йөрәкләргә үтеп керде һәм һәр чыгыш ясаучы алкышларга лаек булды. Әйтергә кирәк, быел грант акчасына шагыйрьләребез шигырьләренең яңа җыентыгы басылып чыкты. Гран алуга документлар әзерләүдә төп роль Николай Глазуновка бирелде. Моның өчен шагыйрьләр аңа үз автографлары белән шигырьләр җыентыгы бүләк иттеләр. Ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, яңа җыентык төзи башларга карар кабул ителде. Аннары «Пою тебя, моя Россия» темасына язылган иң яхшы шигырьгә конкурс игълан ителде. Аңа йомгаклар киләсе очрашуда ясалачак.
Кичә азагында һәр кунак истәлеккә «Путь в огне и тревоге Гражданской войны» брошюрасын алды.
Чара турында музей хезмәткәре Владислав Осянин сөйләде