Республикада кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Татарстанда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 июньгә республикада 17,5 мең тонна сенаж һәм 0,37 мең тонна печән әзерләнде.

Тулаем алганда, күпьеллык үләннәр 26 мең гектардан артык мәйданда, шул исәптән печән – 5,4 мең га, сенаж – 11,5  мең га, яшел азык 9,9 мең га чабылган. Үләннәрне аеруча күп мәйданда Зәй (2,2 мең га), Азнакай (2,1 мең  га), Нурлат (1,9 мең га), Аксубай (1,6 мең га), Кукмара (1,5 мең га) һәм Алексеевск (1,5 мең га) муниципаль районнары игенчеләре чапты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International