Алексеевск районына ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эш визиты белән килде

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

 Алексеевск районына ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская эш визиты белән килде

 Сәрия Харис кызының эш визиты белән килүенең беренче этабы гражданнарны кабул итү  булды. Диалогта торак төзелеше һәм социаль мәсьәләләр тикшерелде. Мөрәҗәгать иткән алексеевскилылар  тулы җаваплар алды.

 Эш программасының шуннан соңгы пункты поликлиникага бару булды.

Эш сәфәре  торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкка хокук ярдәме күрсәтүгә багышланган җыелыш белән тәмамланды, анда Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Районның коммуналь хезмәтләре вәкилләре алдында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле Рөстәм Хәкимов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисадый үсеш, инфраструктура һәм гражданнарның тормыш эшчәнлеге буенча комиссиясе әгъзасы Дмитрий Романов,   " Татарстан Республикасы күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" үз-үзен тәртипкә салучы төбәк коммерциянеке булмаган партнерлык оешмасы директоры Назиф Фатыйхов катнашты.

 Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, “Халык контроле” системасы эше, РФ торак кодексындагы үзгәрешләр, шулай ук кайбер закон чыгару актлары тикшерелде. Очрашу диалог форматында узды: сораулар буенча җанлы фикер алышулар булды. Очрашуда катнашучылар фикерләрен уртаклаштылар һәм дәлилләр китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International