Алексеевскиның “Юл төзүчеләр” паркында Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Бәйрәм чаралары “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән оештырылган традицион мини-футбол турнирыннан, дусларча очрашу белән  башланып китте.   Киеренке спорт бәйгесендә  Алексеевск районы депутатлары һәм сайлап куелган кешеләр катнашты. Очрашу 4:0 исәбенә тәмамланды.

Футбол матчы тәмамлануга ук бәйрәмне тантаналы төстә ачуга старт бирелде. Кунакларны район җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде. Сергей Анатольевич  тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле якташыбыз Анна Гунинага “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырды.

 Шулай ук район җитәкчесе Россия ярышларында аерылып торган Алексеевск спортчыларын грант ярдәме белән дә билгеләп үтте.

Алексеевскиларның велосипедта узышулары да массакүләмгә әйләнде: йөздән артык кеше ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында Алексеевск урамнары буйлап узды. Сүз уңаеннан әйткәндә, велоузышта күп кенә алексеевскилылар гаиләләре белән катнашты.

 Якты үзешчәннәр коллективлары алексеевскилыларны һәм район кунакларын бәйрәм иҗади номерлары белән сөендерделәр.

Бөтен кунаклар өчен берьюлы берничә күңел ачу станциясе оештырылган иде: кемдер оригами сәнгате белән шөгыльләнде, кемдер баянга кушылып җырлады, кемдер спорт эстафетасында көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International