13 июньдә көндезге 12 нче 2 минутта Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә Татарстан радиосында туры элемтәдә катнашачак. Программаның темасы “Хокукларны теркәү һәм кадастр исәп-хисабы: гариза бирүчеләргә нәрсәне белергә кирәк?” дип атала
Радио тыңлаучыларның сорауларына Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затлар күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр федераль кадастр палатасы директоры урынбасары Алмаз
Абдрахманов җавап бирәчәк.
Туры элемтә телефоннары: 8 (843) 55-555-13, 55-555-14.
Шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирегез!
Казанда Татарстан радиосы 99.2 FM дулкынында эшли.
Матбугат хезмәте