Алексеевск ДОСААФы нәни кунакларны – 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучыларын кабул итте. Автомәктәп укытучылары экскурсия үткәрделәр һәм ДОСААФ тарихы, юл хәрәкәте һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар төрле автомобильләрнең күрсәтмә әсбаплары детальләрен тотып карый алдылар. Аннары экскурсия җирле оешма автопаркында дәвам итте, анда балалар өйрәнү автомобильләренә утырып карадылар.