Татарстан Росреестры Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә турында сөйләячәк

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

8 июньдә “Эфир” телеканалында “Новое утро” программасы чыгачак, анда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве начальнигы Юлия Карманова катнашачак.

Бүген күчемсез милеккә хокукны раслаучы төп документ булып Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә тора.

Чынлыкта андый өземтә – “берләшкән” документ, ул гражданнарга күп очракта кирәк булып чыгарга мөмкин булган бөтен мәгълүматны үз эченә ала.

Нәкъ менә нинди мәгълүматны алуы турында программаның кунагы – Татарстан Росреестры вәкиле, дәүләт теркәүчесе Юлия Карманова сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International