1 июньдә Чистай шәһәрендә 14-15 яшьлек малайлар арасында футбол буенча “Күн тун” Бөтенроссия ярышларының беренче этабы булып узды.
– Чистай ярышларында өч команда катнашты. Ярыш йомгаклары буенча урыннар безнең Алексеевск бистәсе командасы почет пьедесталының өченче урынында булырлык итеп бүленде, – дип сөйләде тренер-укытучы Сәет Җиһаншин.