Әлмәттә өстәл теннисы буенча республика турниры булып узды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Әлмәттә 2003-2005 елгы, 2006 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында  өстәл теннисы буенча Балаларны яклау көненә багышланган республика турниры булып узды.

–  Ярышларда 38 малай һәм 30 кыз катнашты. Лебедино һәм Алексеевск теннисчыларыннан торган командабыз 2006 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында барган ярышларда көч сынашты. Алексеевскилылар өчен бу бару спорт тормышларында икенчесе иде, алар акрынлап кына ияләшә башладылар.

 Алар арасында Вадим Федоровның чыгышы иң яхшысы булды, ул сигезенче урынны алды. Ә Лебедино теннисчылары бу юлы да үзләренең югары дәрәҗәдә уйнауларын күрсәттеләр һәм маркаларын төшермәделәр. Мәсәлән, Алексей Монахов – турнирның бронза призеры, ә Михаил Сяркин җиңүчесе булды, – дип сөйләде тренер-укытучы Никита Шутраев.
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International