Төзелеш программасын гамәлгә ашыру буенча көнүзәк мәгълүмат турында белешү өчен без районның инфраструктур үсеш бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
Бүлек мәгълүматлары буенча “Әтәчкәй” балалар бакчасын капиталь ремонтлау 65 % ка үтәлгән. Хәзер эшчеләр түбәне монтажлый. Биләр авыл җирлеге бинасын капремонтлау төгәлләнеп килә. Район архивы яртылаш ремонтланган. Алексеевск үзәк район хастаханәсен дә капиталь ремонтлауга керешкәннәр. Районда шулай ук Есенин, Гагарин урамнарындагы күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау бара. Район үзәгенең беренче мәктәбе янындагы яңа Спорткомплекс актив төстә төзелә. Капремонт кысаларында “Кама” кинотеатрының алгы ягы җылытыла. Район ветеринария бинасын капиталь ремонтлау озакламый тәмамланачак. Тиган Булак авылында 50 урынлы авыл мәдәният йортының стеналары өелгән һәм түбәсе ябылган. Зур Полянка авылындагы Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бизәкләү эшләре төгәлләнү алдында.
Подрядчы “Керамика Маркет” социаль ипотека программасын гамәлгә ашыра: район үзәгендәге Салих Баттал урамында торак өйләр, шулай ук Кыркүлдә бер фатирлы өйләр салына. Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында казаннарны алмаштыру башланган. “Алексеевскдорстрой” предприятиесе Алексеевск районының юл-урам челтәрен ремонтлау һәм төзү эшләрен башкара.