Исегезгә төшерәбез: 25 апрельдән 5 июньгә кадәр һәвәскәр һәм спорт балык тотуын тормышка ашырганда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының, аларга коя торган елгаларның су биоресурсларының барлык төрләрен балык тоту коралының барлык төрләре белән тоту тыелды. Бары тик калкавыч яки су төбенә җитә торган кармак кына искәрмә булып торды. Законлы балык тотуның икенче шарты – балыкны яр буеннан икедән артык булмаган кармак белән тоту иде. Браконьерлык фактлары ачыкланган очракта законсыз балык тотучы кешеләргә карата җинаять һәм административ йогынты ясау чаралары күрелде.
Бүген балык тоту – бу җан рәхәте генә түгел. Бу яссылыкта берьюлы берничә өлкәгә кагылып үтелгән: бу - бизнес та, экологик баланс та. Балыклар уылдык чәчкән вакытта бу балансны бозмас өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре районыбыз суларында балык тоту кагыйдәләренең катгый үтәлүен күзәтеп тордылар. Закон сакчыларының мәгълүматлары буенча “Уылдык чәчү” операциясен үткәрү чорында районыбызда 18 административ беркетмә төзелде һәм 5 җинаять эше ачылды.