Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Алексеевск районында гражданнарны кабул итәчәк.

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

13 июньдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Алексеевск районында гражданнарны кабул итәчәк.
Иртәнге 10 нан 12 нче яртыга кадәр Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. район кешеләрен кабул итәчәк.

Көндезге 12 дән 3 кә кадәр Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкка хокук ярдәме күрсәтеләчәк.
 Кабул итү Совет мәйданы, 1 нче йортта (район хакимияте бинасы, 1 нче кат) узачак.
Алдан язылу өчен телефон: 8(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International