Казанда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында  “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар катнашты. Юеш Көрнәле ФАПы мөдире супер-приз иясе булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Зөфәр Сафинга LADA Grant автомобиле ачкычын тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларны котлау сүзендә өлкә ветераннарының хезмәтләрен аерым билгеләп үтте.

  Ул искәртеп үткәнчә, сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы белгечләрен бүләкләү күркәм традициягә әверелде. “Сез гражданнар гомере һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез. Дөньяда сәламәтлектән дә кыйммәтлерәк әйбер юк”, –  диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада матди-техник базаны ныгыту, зур медицина үзәкләре, төбәкара үзәкләр булдыру юнәлешендә, башлангыч буын буенча зур эш башкарыла. “Әмма бу системада иң мөһиме – кешеләр, ул сез!” - диде ул.

Татарстан Президенты бәйгенең төп номинациясендә җиңүче исемен игълан итте. "Ел-табибы-2018" исеменә Резеда Бодрова – югары категорияле физиотерапевт, медицина фәннәре докторы, Казанның Сугыш ветераннары госпиталенең Реабилитация үзәге фәнни җитәкчесе лаек булды. Җиңүчегә бәйге статуэткасы, чәчәкләр һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International