Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчү кампаниясе 28 көндә уңышлы төгәлләнде е

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Язгы кыр эшләренә 11 млрд. сумнан артыграк ташламалы кредит акчасы тотылган.

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан аграрийлары язгы чәчү эшләрен 28 көндә тәмамлаган. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

– Язгы чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Башка елларга караганда, кыр эшләренә соңрак керешсәк тә, күпьеллык уртача күрсәткечләр срогына сыешып, кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыктык. Барлык эшләр 28 көнгә сузылды. Бер тәүлеккә 100 мең гектар җирдә чәчү эшләре барган вакытлар да булды, – диде министр.

Кыр эшләрендә 11 мең трактор, 600 югары куәтле чәчү комплексы, 2,4 мең чәчкеч, 1,5 мең культиватор һәм тырмалау агрегаты катнашкан.

“2 млн 800 мең гектар мәйдан бөртекле, техник, азык культуралары чәчелде. Барлык мәйданның 1,5 млн. гектарын –  бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 330 мең гектарын –  техник, 920 мең гектарын терлек азыгы культуралары алып тора. 7,9 мең гектар мәйданга бәрәңге һәм яшелчә чәчтек”, – диде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International