Ветеран котлаулар кабул итә

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Абделҗаббарова Рема Хөсәен кызын 90 яшьлеге белән котладылар.

 Аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Абделҗаббарова Рема Хөсәен кызы Өфе шәһәрендә туа, ләкин әле кечкенә чагында ук гаиләсе белән Казанга күчеп кайта. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли, урман кисә. Сугыштан соң гомере буе тимер юлда проводница булып эшли. Бер кыз табып үстерә. Бер оныгы һәм  бер оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы белән Алексеевск районының Биләр авылында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International