Киләсе елдан үзәк каналларны аналог тапшыру туктатылачак. Биләр телеүзәге начальнигы Анатолий Косов хәбәр иткәнчә, гыйнварда төп федераль каналлар: “Беренче канал” һәм «Канал Россия»не аналог тапшыру өзеләчәк.
– Әлеге каналлар санлы форматта гына трансляцияләнәчәк. Башка телеканалларга, шул исәптән төбәк каналларга килгәндә, алар карарны үзләре кабул итәчәк. 2013 елдан башлап район кешеләренең 99 процентының санлы форматта тапшыручы Гомумроссия телеканаллары федераль пакетларының 20 каналын кабул итү мөмкинлеге бар. Ләкин һаман да районның бөтен кешесе дә “санлы”га күчмәгән. Аларның күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр. Аларга балалары һәм оныклары яңа технологияләр табарга булышырлар, дип ышанам. Әгәр телевизорлары иске булса, приставка гына сатып алырга кирәк булачак, – ди Анатолий Косов.