Алексеевск районының социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина аналарга ярдәм итү чаралары турында сөйләде

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

 Аналарга пособиеләр һәм субсидияләр түләү турындагы мәсьәләне аңлатуын сорап, без социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзинага мөрәҗәгать иттек.

– 1 гыйнвардан социаль яклау бүлегенә яңа түләүләр билгеләү йөкләнде. 

– авыл җирләрендә даими яшәүче хатын-кызларга баласы туган очракта бер тапкыр түләү;

  • 25 яшькә кадәр беренче бала туганда –  50 000 сум күләмендә;
    – 29 яшькә кадәр өченче бала туганда – 100000 сум күләмендә;
  • беренче бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) уңаеннан ай саен түләү.

Аңа  баласы 2018 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән, кереме бер кешегә яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артып китмәгән  ата-аналар дәгъва кыла ала. Татарстанда бу – 13713 сум. Гаиләнең кереме аның барлык әгъзаларын, шул исәптән яңа туган баланы да кертеп исәпкә алына.

 Шул рәвешчә, яшь гаиләгә 8490 сум акча алу өчен өч кешедән торган гаиләнең кереме (ата, ана, бала) 41139 сумнан артмаска тиеш. Акчаны ялгыз аналар да ананың кереме 27 426 сумнан артмаган очракта ала ала.

Гаилә 8490 сум акчаны ай саен бала 1,5 яшькә җиткәнче алачак. Түләү бер елга билгеләнә. Аны озайту өчен яңадан яшәү урынындагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беренче һәм өченче баланы тапканда бер тапкыр бирелә торган акчаны алу өчен авыл кешеләре программаның берничә шартына туры килергә тиешләр. Беренчедән, бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туарга тиеш. Икенчедән, ананың һәм баланың Россия Федерациясе гражданлыгы булырга тиеш. Өченчедән,  мөрәҗәгать итү вакытына Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирләрендә  яшәү срогы кимендә өч ел  булырга тиеш.  

Бер тапкыр бирелә торган түләү   бала туган очракта ана кешенең бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү турында язган гаризасы, ананың паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы нигезендә билгеләнә.

 Игътибар! Бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү бала тугач алты айдан да соңга калмыйча социаль яклау органына мөрәҗәгать иткәндә билгеләнә.  

Бүгенге көндә акча беренче баласын тапкан –16 анага, ә өченче баласын тапкан 2 анага түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International