Ветеранның туган көне

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

 Май аенда  Имам Хәйретдин улы Мөхәммәтов юбилее белән котлаулар кабул итте.

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Юеш Көрнәле авылы кешесен район җитәкчелеге исеменнән Бутлеровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фирдәүс Хәйретдинова котлады. Юбилярга РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Мөхәммәтов Имам Хәйретдин улы  – Юеш Көрнәле авылының төп кешесе. Ул гомере буе “Родина” колхозында балта остасы булып эшләде. Аның исәбендә авылдашларына салып биргән өйләрнең исәбе-хисабы юк.   Пенсиягә чыккач, “Родина” колхозы умарталыгында умартачы булып эшләвен дәвам иттерде. Бүген дә умартачылык белән шөгыльләнә. Хатыны белән бергә биш бала табып үстерделәр. Хәзерге вакытта Имам Хәйретдин улы  кызы белән бергә яши. Аның 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International