Алексеевск районында “Бердәм Россия” партиясе фиркасе җыелышы булды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

“Бердәм Россия ” партиясенең республика конкурсы кысаларында Алексеевск районында депутатлар фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советында партия фиркасенең җыелышы булды.
 Җыелыш эшендә “Бердәм Россия” төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, район җитәкчесе Сергей Демидов, партия активы, депутатлар катнашты. Эшлекле очрашуны башлар алдыннан кунакларга Сугышчан дан музее буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Фирка утырышы патриотик темага багышланган иде. Фиркая җитәкчесе Юрий Тюкарев “Тарихи хәтер” һәм “Сугышчан дуслык” партия проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
– Алда атап үтелгән проектларны гамәлгә ашыру – партия эшенең бик мөһим юнәлеше, ул булырга тиеш һәм дәвам иттереләчәк. Үзеңә, үз республикаңа һәм тулаем илеңә хөрмәт нәкъ менә шулай тәрбияләнә бит, – диде ул.
  Алексеевск шәһәр җирлеге депутаты Лилия Кашапова “ФОРПОСТ” үзәге эше турында сөйләде. Шулай ук депутатлар алдында “Йолдыз” һәм “Яшьармияче” хәрби клубларының эше турында Владислав Осянин һәм Андрей Чугуров чыгыш ясады. Алар туган якны өйрәнүне дә, эзләү эшен дә үз эченә алган эшләре турында җентекләп сөйләделәр. Владислав Осянин һәм Андрей Чугуров шефлыгында балалар туган як турында мәгълүмат җыялар, сугышчы-якташларынна куелган һәйкәлләрнең сакланышып күзәтеп торалар, сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, тол солдат хатыннарына булышалар. Егетләр эзләү хәрәкәтендә даими төстә катнашалар: “Йолдыз” хәрби-тарихи клубында әгъзалары Ватаныбыз өчен гомерләрен корбан иткән сугышчыларны табып җирләү өчен Волгоград янында казу эшләре алып баралар.
Утырыш азагында Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” сафларына күптән түгел генә аяк баскан алексеевскилыларга партия билетлары тапшырды.

– Сезне партия сафларына аяк басуыгыз белән котлыйбыз! Барлык сәяси вакыйгаларда һәм районда үткәрелә торган чараларда актив катнашачагыгызга өметләнәбез! – диде ул.
 Эш тәмамланганнан соң депутатлар район җитәкчесе Сергей Демидов җитәкчелегендә чәчәкләр кую өчен Җиңү паркының мемориаль комплексына юл алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International