Турнирда 260 кеше – Татарстан Республикасы рейтингы лидерлары һәм Башкала, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнчыгыш, Кама аръягы һәм Идел аръягы төбәкләрендә узган сайлап алу ярышларында җиңүчеләр катнаша.
Уеннар ике яшь төркемендә: 10 яшьлекләр һәм кечерәкләр, 11-12 яшьлекләр арасында уза. Беренче көнне малайлар һәм кызларның ялгыз разрядында җиңүчеләр билгеләнде.
Алексеевск районыннан түбәндәге урыннарны алган җиңүчеләр һәм призерлар:
11-12 яшьлекләр төркеме, малайларның ялгыз разряды:
1 нче урында – Хәйретдинов Ильмир (Алексеевск районы).
10 яшьлекләр һәм кечерәкләр, малайларның ялгыз разряды:
2 нче урында - Барков Данил (Алексеевск районы).
10 яшьлекләр һәм кечерәкләр, кызларның ялгыз разряды:
3 нче урында - Кузьмина Виталина (Алексеевск районы).
Яшь спортчыларны котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә спортта уңышларга ирешүләрен телибез!