Биләрдә Балаларны яклау көне

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

1 июньдә Биләр спорт комплексында мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, тренерлар һәм укытучылар, Балаларны яклау көненә багышлап, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен конкурслар үткәрделәр.

Шушы күңелле бәйрәмдә 50 дән артык бала катнашты. Катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар, туплар тотып һәм күзләре бәйләгән килеш йөгерделәр. Программаны шаян-шук әбиләр һәм Шапокляк карчык алып барды.

 Программага дәртле флешмоб та кергән иде. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, бәйрәм тәмамланганнан соң дискотекада биеделәр. Катнашучыларның барысы да татлы призлар белән бүләкләнде, ул призлар белән аларны Биләр авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Галим Габделхәй улы сөендерде. Бәхетле һәм канәгать балалар озак вакытка уңай хис-тойгылар алып, өйләренә кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International