1 июнь – җәй, җәйге каникуллар башланган көн. Шулай ук 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне дә үткәрелә. Бу көн шатлыклы һәм күңелле үтә.
Иртәдән үк балалар Алексеевск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көненә багышлап оештырган йөкле хатыннар һәм нәни балалар фестивалендә булдылар.
Балалар “Һәрвакыт булсын кояш” җырын башкаруда, асфальтта “Без бөтен гаиләбез белән рәсем ясыйбыз” рәсем ясау акциясендә катнаштылар. Әлеге чара тәмамлангач, тәрбияләнүчеләр коймак белән чәй эчтеләр.
Ә балалар үзләре кунакка инвалид балаларны чакырдылар. Аларның барысын да Хисап палатасы хезмәткәрләре һәм Чистай шәһәреннән килгән аниматорлар котлады. Супергерой Бетмен белән бала-чага күп санлы конкурсларда, уеннарда, ярышларда катнаштылар.
Бәйрәм приютта тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр әзерләгән кечкенә генә концерт белән тәмамланды.