Чирмешән правослау җәмгыяте һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе делегациясе Алексеевск районында “Алексеевск чаң тавышлары-2018” фестивалендә булды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

  Чирмешән авылыннан Ирина Митяева сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

– Узган шимбәдә Алексеевск  бистәсендә 16 нчы тапкыр “Алексеевск чаң тавышлары” фестивале булды, ул республиканың һәм илнең төрле почмакларыннан правослау мәдәниятен хөрмәт итүче диндарларны җыйды. Безнең Чирмешән правослау җәмгыяте һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе делегациясе дә бәйрәмдә булды.

 Фестивальдә Россия, Белоруссия, Украина чаң кагучылары үз осталыкларын күрсәттеләр. Дини һәм халык көйләрен башкаручылар һәм авторлар, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары үз талантлары белән сөендерделәр.  Чиркәү мәйданында осталар һәм һөнәрчеләр үз эшләрен – чын сәнгать әсәрләрен “Осталар шәһәре”ндә күрсәттеләр. Мастер-класслар, балалар күңел ачу мәйданчыгы эшләде.

  Без һәркайсыбыз сувенирлар һәм күчтәнәчләр сатып алдык. Күңелләребез – кыңгырау чыңына, күзләребез – матур бәйрәмгә, колакларыбыз рус җырына сөенде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International