“Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале кысаларында ТР Премьер -министры Алексей Песошин район җитәкчесе Сергей Демидовның озата йөрүендә җирле товар җитештерүчеләр: Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы, "Алексеевск Керамика” башкарган эшләр күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук Алексеевск туган як музее да үзенең экспозицияләрен тәкъдим итте.