Елдашевлар гаиләсе депутатка рәхмәт әйтә

2018 елның 3 июне, якшәмбе

Кичә Казанда бөтен районнан 250 баланы җыйган балалар бәйрәмендә күп  балалы Елдашевлар гаиләсе булып кайтты. Төркемнән кызларның берсе ортопедик бандаж киюе белән аерылып торды. Әниләре Тамара Елдашева  кызына  чираттагы операция булачагы һәм аның РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмендә ясалачагы турында сөйләде. Ел саен  Хәйруллинның хәйрия фонды оештыра торган чарага Алексеевск районыннан Елдашевлар гаиләсе беренче тапкыр килде. Алар чакыруны Айрат Хәйруллинның кабул итүендә аңа матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә алдылар. Ул вакытта әни кеше кечкенә кызына операциядән соң тернәкләнергә кирәк булганлыктан, Калининград өлкәсенә барырга планлаштырган иде.

 Шулай килеп чыкты ки, Тамара Елдашева балаларын үзе генә тәрбияли. Гаиләдә алар бишәү: кече яшьтәге өч кыз һәм  балигъ булган ул. Иң кечкенә кызы  туганда алган травма аркасында инвалид булып калган. Хәзер балага нормаль яшәү өч операцияләр ясарга кирәк. Былтыр шундый операцияне икене ясаганнар: берсен - Санкт-Петербургта.  Шуннан соң балага ортопедия шифаханәсендә ашыгыч төстә тернәкләнү үтәргә кирәк булган. Ләкин анда бару өчен гаиләнең акчасы җитмәгән. Депутат биргән акчага Елдашевлар гаиләсе дүрт яшьлек кызны озак вакытлар дәвалау мөмкинлеге алганнар.

- Айрат Нәҗип улы  безгә ике тапкыр акча бирде инде, без аңа бик рәхмәтлебез. Операциядән соң тернәкләнү өчен - Калининградка, дәвалану өчен Санкт-Петербургка бардык, бу акчага кызыбызның корсетын зурайттык, ул ярты елга   җитәчәк. Хәзер без тагын бер операциягә җыенабыз, ул сентябрьдә булачак. Шуннан соң безгә башка төрле корсет кирәк булачак, чөнки бала үсә һәм ул үскән саен аны алмаштыру зарурлыгы килеп туа. Айрат Нәҗип улына  балаларыбыз өчен шундый купшы бәйрәм оештырганы өчен рәхмәт. Балалар шулкадәр канәгать, бәхетле, - дип рәхмәтен белдерде Тамара Елдашева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International