Алексеевск җирендә уналтынчы тапкыр “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале булып узды. Быел әлеге гаять зур бәйрәмнең темасы “Гасырларда балкы, Изге Русь” дип аталды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Чистай һәм Түбән Кама Епискобы Пармен бәйрәмнең почетлы кунаклары булдылар. Алексеевскилыларны, фестивальдә катнашучыларны һәм кунаклары район җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде:
- Хөрмәтле кунаклар, кадерле алексеевскилылар! Менә уналтынчы ел инде Воскресение чиркәве чаңнары кунакчыл Алексеевск җиренә чакыра. Ләкин артка борылып карасаң, 2003 елда беренче чаң манарасы куелуын һәм районыбызда беренче тапкыр кыңгырау чыңы яңгыравын искә төшерергә була. “Алексеевск чаң тавышлары” фестивале күптән инде район бәйрәме чикләреннән чыкты. Ул визит карточкасына әйләнде. Фестивальдә катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Ә бу “Алексеевск чаң тавышлары” белән кызыксынуның артуы турында сөйли. Безнең фестивальне, һичшиксез, зур, якты киләчәк көтә.
1996 елда чиркәвебез нигезенә беренче таш салынды. Ә быел без аны изгеләндерүнең ун еллыгын билгеләп үтәбез. Чиркәү төзү башында Герман Сергеевич Боровиков, Алексей Иванович Демидов һәм, әлбәттә инде, чиркәвебезнең өлкән побы Павел атакай торды. Алексеевскилылар исеменнән сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Гомер-гомергә кыңгырау тавышы рухи гына түгел, ә бәлки практик әһәмияткә дә ия: ул бәла-казалар турында да, шатлыклар турында да хәбәр иткән. Мин барыбызга да кыңгырау тавышының шатлыклы хәбәрләр турында гына хәбәр итүен теләр идем. Бәйрәм белән, хөрмәтле кунаклар, кадерле алексеевскилылар.
Алексей Песошин бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мөрәҗәгать итте:
Аннары Алексей Валерьевич ТР Министрлар Кабинетыннан Алексеевск благочениесе протоиерие Павел Чурашовка, шулай ук фестиваль режиссёры Елена Метельковага күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Алексеевск муниципаль районында конфессияара килешүне рухи яктан торгызулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ел саен Чистай һәм Түбән Кама Епискобы Пармен фестивалебезгә кунакка килә. Ул да кунакларны сәламләде:
Идел буе һәм Сернур (Мари Иле Республикасы) Феофаны, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий почетлы кунаклар булды.
Бәйрәм ачылыр алдыннан архиерийлар катнашында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу булды.
Бәйрәм кунаклары тәэсирләре белән уртаклашалар:
Күңел - кыңгырау чыңына, ә күзләр искиткеч бәйрәмгә сөенә. Менә дигән осталар шәһәре - бу юлы да бернәрсә дә сатып алмыйча китмәдек. Сезгә бәйрәмгә Кырымнан икенче ел рәттән киләбез һәм киләсе елларда да биредә булырга телибез, - дип уртаклашты Кырымнан килгән Ольга Старостина.
Быел фестиваль патша газапларына түзгән изгеләрне искә алуның – 100, Воскресение чиркәве Престолын изгеләндерүнең 10 еллыгына багышланган.
Россия, Белоруссия, Украина чаң кагучылары үз осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнәдән моңлы халык көйләре һәм дини музыка яңгырый. Авторлар һәм башкаручылар, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары үз талантлары белән сөендерә.
Шулай ук казак җырлары, дини җырлар һәм канталар, төрле традицияләр һәм мәктәпләрнең кыңгырау чыңнары яңгырый.
Бәйрәмгә килә алмаган кешеләрне күчмә кыңгырау манарасы сөендердек. Ул алдан планлаштырылган маршрут буйлап узды.
Традиция буенча Алексеевскига осталар һәм һөнәрчеләр килде. Үз эшләрен – чын сәнгать әсәрләрен алар“Осталар шәһәре”ндә күрсәттеләр. Мастер-класслар, балалар күңел ачу мәйданчыгы эшләде; хәрби-патриотик клублар катнашында “Казаклар бистәсе” проекты гражданнар сугышының тарихи реконструкциясен күрсәтә. Ә “Живоносный источник” кинофестивалендә мәхәллә һәм яшьләр студияләре эше тәкъдим ителде.
Кич белән бәйрәм кунакларын гала-концерт һәм бәйрәм салюты көтә иде.