Җәй – бар яктан да кайнар чор:
табигать кочагына чыгу, бакча һәм төзү эшләре. Боларның барысы да тегеләйме-болаймы ачык уттан файдалану белән бәйләнгән. Янгыннарны булдырмау өчен Алексеевск районының гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе район кешеләреннән ут белән сак эш итүләрен сорый. Комиссия алексеевскилылар игътибарына Хөкүмәтебезнең “Янгынга каршы режим турында”гы карарында күрсәтелгән кагыйдәләрне җиткерә.
Аларда болай диелгән:
– торак пунктларның җир кишәрлекләрендә, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә җирләрендә һ.б.ларда коры үлән җилсез көндә яндырылырга, яндыра торган җир якындагы объекттан 50 метр ераклыкта булырга, үлән яндыру участогы корыган агачлардан, чыбык-чабыктан, киселгәннән калган агач төпләреннән, ягулык материалларыннан 25-30 метр радиуста чистартылган булырга һәм кимендә 1,4 метр киңлектә янгынга каршы полоса белән бүлеп алынган булырга тиеш.
Үлән яндыруда эшләүче кешеләр беренче янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр.
Шулай ук закон буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә коры үләннәрне, камылларны, урылган кыр калдыкларын яндыру, кырларда учаклар кабызу тыела.
Автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларда, тимер юлларга, юлүткәргечләргә һәм продуктүткәргечләргә бүлеп бирелгән полосаларда һәм саклана торган зоналарда коры үлән үсемлекләрен яндыру, учаклар кабызу, корыган чыбык-чабык, киселгәннән калган агач төпләрен һәм ягулык материалларын яндыру, шулай ук корыган агачлар һәм куаклар калдыру тыела.