Бүлек җитәкчеләре катнашында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды

2018 елның 1 июне, җомга

 

Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында район икътисады бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева сөйләде:

– Хезмәткә сәләтле яшьтәге эшләүче инвалидлар районыбыздагы инвалидларның гомуми санында 23,1% тәшкил итә. Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге шул мәгълүматлар буенча да бәяләнә. Ә квартал күрсәткече кимендә 35 проценттан кимрәк булырга тиеш түгел. Ел башыннан бирле  мөмкинлекләре чикләнгән 44 кеше эшкә урнаштырылды. Алар Родники, Ромодан, Зирекле, Лебедино, Биләр, Бутлеровка, Кыркүл, Войкино, Сахаровка, Урманасты Шунталысы авыл җирлекләре, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитетларында эшлиләр.

 Җәйге чорда алтмыштан артык кешене эш белән тәэмин итү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Алексеевск муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятиеләргә 24 инвалидны эшкә урнаштыру буенча квота билгеләде. Димәк, авыл җирлекләре башлыкларына әлеге юнәлештә эшне көчәйтү зарур. Ике предприятие генә квотаны үтәде. Ә районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә гаделрәк һәм аларның хәлен аңлап карарга кирәк. Әлеге мәсьәлә республика җитәкчелегенең контролендә тора.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International