Редакциягә искиткеч әйбәт кеше, якташыбыз Антонина Никоноровна Гаранина турында язылган хат килде. Аның турында балалары сөйли.
Бүген әниебезнең юбилее. Аңа – 90 яшь. Бу саннарда озын һәм бик үк гади булмаган тормыш ята. Әниебез Арча районының Красный Дол авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әниебезнең бала чагы авыр елларга туры килә. Әтисенең эше буенча гаилә районнан-районга күчеп йөрергә дучар була. Торак аларга вакытлыча гына бирелә. Күп балалы гаиләнең ниләр кичергәнен күз алдына да китереп булмый.
Ә 41 дә сугыш башлана. Унөч яшьлек кызга сугыш вакытының ачлыгын да, ялангачлыгын да күрергә туры килә. Сугыш башланган вакытта әниебез 5 нче сыйныфта укый... Балалар хакына яшәргә. Сугыш балалары, мәктәп укучылары кул кушырып утырмыйлар, төшенкелеккә бирелмиләр, авыр заманнарның бетүен көтәләр һәм булдыра алганча Җиңү көнен якынайталар.
Сугыш бетә. 1948 елда әниебез кияүгә чыга. Әтиебез Павел Алексеевич Гаранин Алексеевск кешесе була. Аларның өч балалары туа.
Әтиебезнең эше буенча (ул тикшерүче иде) без Менделеевск шәһәренә күчеп китәргә тиеш идек. 1958 елда гаилә хәлләре буенча әтиебез Алексеевскига оператив-тикшерү эшенә күчерелә. Озакламый аларның дүртенче кызлары да дөньяга аваз сала. Әниебезгә өй эшләрен эшләргә сеңелесе Роза апа булыша. Балаларын аякка бастыру өчен ул төрле эшләрдә эшли. Ләкин хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен Алексеевск производство идарәсендә машинистка булып эшләүгә багышлый. Ул 20 ел буена көн саен үзенең җиңел булмаган машинистка вазыйфасын намус белән башкара. Әниебез беркайчан да зарлануны белмәде, ә үз эшен вөҗданы кушканча үтәде. Гаиләсе зур булса да, ул өй эшләрендә дә өлгерде. Хезмәттәшләренең аны “безнең әни” дип атап йөртүләре күп нәрсә турында сөйли. Ул моңа лаек та иде: ул кемнедер кызгана, кемгәдер киңәшләрен бирә, авыр минутларында ярдәм итә. Әниебез хәзер дә якыннарының, дусларының, элеккеге хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм абруен казанып яши. Юбилее көнендә генә түгел, ә бәлки теләсә кайсы башка көндә дә бөтен гомерен безгә, балаларына багышлаганы һәм безне яратып, күңел җылысын биреп үстергәне өчен аның алдында баш иябез.
Сүз уңаеннан әйткәндә, аның профессиональ хезмәте СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Профсоюзларның Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары, шулай ук район хакимияте башлыгыннан күп санлы грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Ул фидакарь хезмәте өчен юбилей медальләре, социалистик ярышларда җиңүче билгеләре, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнде. “Хезмәт ветераны” һәм “Бөек Ватан сугышы ветераны” исеменә ия. Хезмәттәшләре юбилярша турында җылы сүзләр әйтәләр:
– Без Антонина Никоноровна белән озак еллар райкомда бергә эшләдек. Безнең өчен ул тетя Тоня – яратучы һәм киң күңелле “икенче әни”ебез иде. Ул безгә акыллы киңәшләрен бирә иде. Без аңа иң яшерен серләребезне ышанып сөйли торган идек. Кайчак без, ул шундый зур күләмле эшкә ничек түзә икән, дип аптырый идек, чөнки көне буе машинкада бастырырга кирәк иде бит. Ләкин тетя Тося беркайчан да арыганлыгына зарланмады. Тиз һәм сыйфатлы итеп, бер хата да җибәрмичә эшләде. Эш вакыты белән исәпләшеп тормыйча, үзен тулысы белән эшкә бирде. Алар ире белән искиткеч акыллы, тәртипле кызлар тәрбияләп үстерделәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, алар әниләрен кадерләп кенә торалар, аны яраталар һәм бар нәрсәдә булышалар. Кадерле тетя Тоня, Сез – бәхетле хатын, кайгыртучан ана. Без Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә бәхете телибез! – юбилярша турында Татьяна Кудряшова һәм Валентина Горелова сөйләде.
– Антонина Никоноровна белән язмыш мине еракта калган 1968 елда таныштырды. Ул вакытта мин Ульяновск пединститутын тәмамлап, Кыркүл мәктәбенә эшкә килгән генә идем. Көзнең салкын бер көнендә Биләр юл чатында машина көтеп торганда суык җелегемә кадәр үтеп керде. Кемдер мәрхәмәтлесе миңа якында гына торучы өйгә керергә киңәш итте. Бу өйдә мине кечерәк кенә буйлы, мөлаем, ачык йөзле хатын-кыз елмаеп каршы алды. Мине җылытты, кайнар чәй эчерде. Киткәндә мин: “Дөньяда яхшы кешеләр бар бит” дип сокланып уйлап куйдым. Ә ике елдан соң миңа шушы гаҗәеп кеше белән эшләргә туры килде. Ул КПСС райкомында машинистка булып эшли иде. Аның карамагында яза торган машинка иде, һәм ул анда могҗизалар тудырды. Документлар тутыруга таләпләр каты иде. Хаталар җибәрүгә юл куелмады. Ул аларны җибәрмәде дә. Уйлап һәм тырышып эшләде. Аның беркайчан да кәефе начар булуын хәтерләмим, аның бернинди дә мәшәкатьләре һәм борчулары юк иде кебек. Ул аларның барысын да өендә калдырып килә иде. Антонина Никоноровнадан без эшкә җаваплы карарга, шулай ук гади, ләкин мөһим кешелеклелек сыйфатларына: яхшылыкка, якыннарың турында кайгыртырга өйрәндек, – дип сөйләде Валентина Осянина.
Юбилеегыз көнендә Сезгә, Антонина Никоноровна, озын һәм бәхетле гомер телим. Сезне Аллаһы Тәгалә бәхетсезлекләрдән һәм кайгы-хәсрәттән сакласын. Якыннарыгызның яхшылыгын, кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәгез.