Алексеевск районында бәйрәм йөреше

2018 елның 1 июне, җомга

Балалар бакчасы һәм “Матрешка” гаиләсенең хезмәттәшлек итүе, “Бал корты” һәм ЗАГС бүлегенең социаль партнерлыгы буенча кыска сроклы проектны гамәлгә ашыру кысаларында Алексеевск бистәсендә Халыкара балаларны яклау көнендә йөкле хатыннар һәм сабый балаларның “Бала бишекләре белән йөрү” фестивале булды, анда йөкле хатын-кызлар, балалары белән әниләр катнашты.

Фестивальгә старт балалар бакчасы янында бирелде, ә ЗАГС янындагы мәйданда чараның тантаналы өлеше булды. Анда балалар асфальтта акбурлар белән “Кояшле балачак” рәсемен ясадылар, флешмоб биеделәр, коймак белән кайнар чәй эчеп җылындылар. Бу бәйрәм көнендә беркем дә бүләксез калмады. Бала шылтыравыклары һәм шоколад бөтенесенә дә зур шатлык китерде. Көн салкынча булуга да карамастан, бөтенесенең дә кәефе бик әйбәт иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International