Алексеевск үзәк район хастаханәсе табиблары балаларны котладылар

2018 елның 1 июне, җомга

Бүген үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасы гадәти булмаган  шау-шуга күмелгән. Музыка, һава шарлары, әкият геройлары...  Табиблар балалар өчен  бәйрәм оештырганнар.

 Кырыс табиблар бүген, телеңне күрсәтүеңне һәм, кайда авырта, дип сорамыйлар.  Бүген алар бүләкләр бирәләр. Балаларны яклау көнендә табиб-педиатрлар “Минем дөньям” исемле рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар. Педиатр  Гүзәл Кәлимуллина  тантаналы бүләкләү чарасын үткәрде. Беркем дә бүләксез калмады. Балаларны дипломнар белән бүләкләделәр һәм уенчыклар бүләк иттеләр. Бәйрәмчә бизәлгән зал, шулай ук мульт-геройлар –  озын буйлы уенчыклар бәйрәм халәте тудырды.

 – Мин поликлиникага килеп кергәч, гаҗәпкә калдым, чөнки биредә мондый нәрсәне күрермен, дип уйламаган идем. Биредә күңелле, шау-шулы, бөтен җирдә шарлар һәм уенчыклар. Монда һәр көнне шундый булсын иде! – дип тәэсирләре белән уртаклашты яшь алексеевскилы Роман.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International