“Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сафин Зөфәр Сәфәр улы “Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018” республика конкурсында катнаша.
Без инде газетабызда “Ел табибы” конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирүнең старт алуы турында хәбәр иткән идек. Анда Зөфәр Сәфәр улы “Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә тәкъдим ителде.
Быел чара унберенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар җиңүчеләр булдылар.
Әлеге конкурска биш номинация тәкъдим ителгән, аларның һәркайсында («Сәламәтлек саклау легендасы"ннан тыш) конкурс комиссиясе тарафыннан финал тавыш бирүгә үткәрелгән өч лаеклы табиб яки табиблар коллективы.
Җиңүчеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Сайлау вакытында мөһим рольне интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре уйнаячак.
Зөфәр Сафин сәламәтлек саклау өлкәсендә фельдшер булып 34 ел эшли. Шул еллар дәверендә ул үз эшенә тугры булып кала. Үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсе аның вазыйфаларын яратып башкара. Улының вазыйфасын халыкка хезмәт итү, дип саный 82 яшьлек әнисе, ул кемгәдер ярдәм кирәк очракта телефон яныннан бер дә китми. Аны моның өчен үзенә беркетелгән 900 гә якын кеше хөрмәт итә.
Кешеләргә карата яхшы мөгамәләле һәм мөлаем, зыялы һәм әдәпле, игътибарлы һәм пациентларына карата битараф булмаган Зөфәр Сәфәр улы Сафин үз эшенең әһәмиятен аңлый һәм аңа тулы җаваплылык белән карый. Ул эшли торган участоктагы сәламәтлек күрсәткечләре аның эше турында яхшы сөйли. Соңгы өч елда туучылар саны 16,3% ка артты, ә үлүчеләр саны 28,8% ка кимеде. Ул эшләгән чорда әниләр һәм бәбиләр үлгән бер генә очракның да булганы юк. Соңгы биш елда туберкулез һәм яман шеш авырулары белән авыру очраклары теркәлмәде. Өлкәннәргә һәм балаларга вакцина ясау ел саен 100 процент тәшкил итә.
Булачак әниләр мәктәбе оештырды, анда яшь әниләр генә түгел, ә әтиләр дә килә.
Үзенә таләпчәнлеге, кешеләргә игътибарлылыгы, эшне төгәл башкаруы, район сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге уңышлары белән ул хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм халыкның рәхмәтен казанды. Җәмәгать эшләрен актив башкара: төрле чаралар, шул исәптән спорт чаралары оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Ел саен спорт бәйгеләрендә ирләр командалары составында катнаша, үз үрнәгендә авыруларны булдырмауда спортның нәрсә икәнен күрсәтә.
Зөфәр Сафин өчен үз тавышыгызны безнең alekseyevsk.ru сайтында бирегез