Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе “Талантлар җире” исемле II хәйрия фестивале үткәрде, анда “Гаврош” приюты һәм 11 нче интернат-мәктәбе балалары чакырылды. Социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр концерт карап кына калмадылар, ә бәлки аны үткәрү алдыннан гына оештырылган төрле уеннарда да катнаштылар.
Традиция буенча билетлардан җыелган акчага шул ук “Гаврош” приютындагы, 11 нче интернат-мәктәбендәге, Дербышка балалар интернат-йортындагы, республика махсус балалар йортындагы һәм 18 неч шәһәр хастаханәсендәге балаларга бүләкләр алыначак.