Чыгыш ясаучылардан сүз беренчеләрдән булып район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Кирюхинага бирелде. Людмила Николаевна балаларның җәйге ялын оештыру турында тәфсилләп хәбәр итте. Балалар мәктәп яны лагерьларында гына түгел, ә бәлки диңгез курортларында, шулай ук республиканың профильле, күп милләтле сменаларында һәм аннан читтә дә ял итәчәкләр. Шулай ук Людмила Кирюхинаның сүзләренә караганда, Алексеевск районында яшь армиячеләр сменасы да оештырылачак. Ә бөтен кеше яраткан “Фәнсар” лагере зур кызыксыну тудыруы һәм җәйге каникулларын анда үткәрергә теләүчеләрнең күбәюе аркасында сменалар санын арттырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Нина Тимонина балигъ булмаган алексеевскилыларны җәйге вакытка эшкә урнаштыру турында сөйләде.