Алексеевск хезмәт ветеранының юбилей туган көне

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

18 майда хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Сабакайка авылы кешесе Рогожкина Ольга Евдокимовна 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.

 Район җитәкчелегеннән юбилярны Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы Александр Харитонов һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Хамзина котлады. Кунаклар Ольга Евдокимовнага РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

 Рогожкина Ольга Евдокимовна Алексеевск районының Сабакайка авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары пенсиягә чыкканчы авыл кибетендә сатучы була. Кияүгә авылдаш егетенә чыга, биш бала табып, аларны лаеклы итеп үстерә. Батыр хезмәте өчен бүләкләре бар, Герой-ана булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International