Ярышлар 1 нче Спорт комплексында узды. Спорт очрашуында 40 тан артык кеше – алты команда катнашты. Алга китеп, шуны әйтәбез, ярыш йомгаклары буенча Левашево спортчылары (тренеры Абдуллин Марат) алтынчы булды. Биләрлеләрнең икенче командасы (тренеры Елдашев Алексей) бишенче урынга чыкты. Икенче мәктәптән тренер Сергей Вангаев укучылары соңгыларга караганда яхшырак уйнады, алар – дүртенче урында.
Ә менә өченче урын өчен көрәш кызып китте. Җиңүче тайм брэйкта гына билгеле булды. 2:1 исәбе белән Биләрнең беренче командасы (тренеры Елдашев Алексей) җиңү яулады. Финалда төркемчәләрнең җиңүчеләре – футболдагыча аталган "Реал" һәм "Арсенал" командалары очрашты. Җиңүче бары тик тайм брэйкта гына ачыкланды. Болар – “Арсенал” командасының яшь волейболчылары (тренеры Мартынова Вероника). 2:1 исәбе белән җиңүчеләр “Реал” волейболчыларын (тренеры Тафинцев Евгений) узып киттеләр.