(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен иң яхшы проектлар буенча Бөтенроссия конкурсында Татарстан 14 грант отты. Федераль бюджеттан финанслауның гомуми күләме 920 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта үзенең Instagram ында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр итте.
Бөтенроссия конкурсы финалына республика биргән 23 гаризаның да узуы алдан билгеле булды, алар 1,5 млрд. сумлык грант акчасына дәгъва кылалар. Гомуми грант фонды 5 млрд. сумга тигез.
“Тарихи җирлекләр” номинациясендә Алабуга шәһәрендәге Ленин исемендәге мәйданны (беренче урын) һәм Биләрдәге “Изге Чишмә” территориясен һәм авыл күлен төзекләндерү (икенче урын) концепцияләре җиңеп чыкты. Аларны гамәлгә ашыруга 50 шәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Конкурсның һәм этабында Алексеевск районы проектына район җитәкчесе Сергей Демидов кураторлык итәчәк.
10 меңгә кадәр кеше яшәгән “Кече шәһәрләр” категориясендә грантка Болгардагы Пионерская урамы мәйданы һәм Лаештагы Чулман елгасы яры проектлары лаек булган. Аларның һәркайсына утызар миллион сум бирелә.
10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше яшәгән “Кече шәһәрләр” номинациясендә Минзәлә шәһәренең Минзәлә елгасы яр буе, Тәтештәге шәһәр буасы, Әгерҗедәге “Чикләвеклек” паркы һәм Кукмарадагы бертуган Комаровлар кунак йорты җиңеп чыккан. Әлеге проектларга 55әр миллион сум акча каралган.
20 меңнән алып 50 меңгә кадәр кеше яшәгән “Кече шәһәрләр” категориясендә 80 миллион сумлык грантларны Нурлаттагы Карл Маркс урамы, Баулыдагы “Нефтьче” паркы һәм Азнакайдагы Сөембикә урамын төзекләндерү проектлары алачак.
Иң зур 100 миллион сумлык грантлар 50 меңнән алып 100 меңгә кадәр кеше яшәгән “Кече шәһәрләр” категориясендә Бөгелмә шәһәре үзәген, Лениногорскидагы Горький исемендәге ял паркын һәм Чистайдагы Карл Маркс урамы буйлап бульварны төзекләндерү проектына эләгәчәк.