21 майда Ромодан мәктәбендә искиткеч матур бәйрәм – “Йолдызлар яңгыры” бәйрәме булды. Бу – уку елына йомгак ясау бәйрәме. Уку елының, мәктәпнең бөтен иҗади тормышы төгәлләнүен аннан башка, бөтен кеше ярата торган дулкынландыргыч һәм җылы тантанадан башка күз алдына да китереп булмый. Ямьле залга укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм кунаклар җыелды. Алкышлар астында сәхнәгә иң яхшыларның яхшылары: район олимпиадаларында, халыкара уеннарда, конкурсларда, турнирларда, конференцияләрдә җиңүчеләр күтәрелде.
Алар интеллект, спорт, иҗат (рәсемнәр, фотографияләр, видео, фестивальләр), дистанцион конкурслар, олимпиадалар номинацияләре буенча бүләкләнде. Бәйрәм азагында ата-аналарга Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды. Җиңүчеләрнең иң яхшы номерлары концертны матур һәм кызыклы итте. “Йолдызлар яңгыры” елга йомгак ясау гына түгел, ә бәлки иптәшеңнең уңышларына шатланырга өйрәтүче, педагогларыңа, ата-аналарыңа рәхмәт әйтү бәйрәме, ул ватанпәрвәрлек, үз мәктәбең өчен горурлык хисе дә тәрбияли.