Алексеевскида беренче тапкыр Алексеевскида билбау көрәше буенча ТР чемпионаты булып узды. 24 майдан 26 майга кадәр каты көрәштә Татарстан Республикасының 19 шәһәре һәм авыл районнарының көрәшчеләре үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
Чемпионатта катнашучыларны Алексеевск районы җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде. Ул спортчыларга уңышлар теләде һәм болай диде:
– Беркем өчен дә сер түгел, Алексеевск районы спортның әлеге төрендә лидерларның берсе булып тора. Моның өчен тренер Бари Сөләймановка зур рәхмәт. Ул 50 дән артык төрле ярышлар призерларын тәрбияләде, алар арасында атказанган спорт мастерлары да, дөнья чемпионнары да бар.
Шуннан соң Сергей Анатольевич Бөтенроссия ярышларында һәм Халыкара аренада уңышка ирешкән Алексеевск көрәшчеләрен бүләкләде.
Билбау көрәше федерациянең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин спортчыларга намуслы көрәшүләрен теләде:
– Бүген без Зәйдә үтәчәк Россия чемпионатына сайлап алабыз. Шуннан соң билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын Казан кабул итәчәк. Сезгә уңышка ирешүегезне һәм дөнья чемпионатында Россия җыелма командасын тәкъдим итү мөмкинлеген яулавыгызны телим, – диде Хәбир Сабир улы.
Алексеевск көрәшчеләре әйбәт көрәшүләрен күрсәттеләр һәм ярыш призерлары, ә дүртесе ярыш чемпионнары булды:
Мәсәлән, ирекле стильдә Тимур Латыйпов (авырлыгы 57 кг) белән Габдеҗәлил Сөләйманов (62 кг) алтын медаль яулады. Андрон Абдуллин (68 кг) икенче урынга чыкты. Бронза Диана Игнатьевага (66 кг) эләкте. Классик стильдә Алексей Абрамов (57 кг) белән Илнар Закировка (62 кг) тиңнәр булмады. Көрәшчеләрне котлыйбыз һәм чемпионнарга октябрьдә Зәйдә булачак Россия чемпионатында Россия җыелма командасын лаеклы тәкъдим итү мөмкинлеген яулауларын телибез.